Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәре филармониясе 2022 елдан эшли башлый. 

Концерт оешмасы төрле составтагы берничә һөнәри иҗат коллективын һәм солист-вокалчыларны үзенә берләштерә:

1. Милли музыка уен кораллары оркестры. Оркестрның җитәкчесе һәм дирижеры И. Фәйзрахманов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Төрле музыка уен коралларында башкарылган рус һәм татар милли музыкасы үрнәкләре, шулай ук академик классик музыка репертуарның нигезен тәшкил итә.

2. «Визит» джаз оркестры. Репертуарның нигезендә — күренекле джаз сәнгать эшлеклеләренең джаз стандартлары, популяр эстрада музыкасы, мюзикл һәм кинофильмнардан танылган композицияләр.

3. «Мизгел» җыр театры. Сәнгать җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Н. Әхмәтшина. Театр артистлары — 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге 40тан артык бала. Репертуар төрле телләрдәге җырлардан туплана (рус, татар, итальян, инглиз һәм башка телләр). Ансамбльдә вокал күнекмәләр һәм җырлау осталыгы артистларга катлаулы күп тавышлы аранжировкалар, шул исәптән акапеллалар башкару мөмкинлеге бирә. Концерт номерлары оста профессиональ хореография белән баетыла.

4. «Наигрыш» халык музыка уен кораллары ансамбле. Сәнгать җитәкчесе — Э. Федорова. Ансамбль балалар һәм яшүсмерләргә иң яхшы рус һәм дөньяви музыка үрнәкләрендә яхшы музыка тәрбиясе бирү идеясен тормышка ашыра. Ансамбль музыканы традицион рус музыка уен коралларында: балалайка, думбра, баянда башкару буенча махсуслашкан.

5. «Без» иҗат төркеме. Талантлы һәм тәҗрибәле артистлар тарафыннан нигез салынган төркем үзенең кабатланмас стиле һәм осталыгы белән тамашачылар күңелен яулый алды. Коллективта үз эшенә ихлас бирелгән кешеләр тупланган. Артистлар трюклар һәм номерлар гына башкарып калмыйлар, үзләренең һәр чыгышында кабатланмас иҗади атмосфера тудырып, шуның белән яшиләр дә.

6. Филармония солистлары:

- Леонид Скороходов

- Ольга Лахнова

- Нурислам Яхин

- Алсу Идрисова

- Миләүшә Фазылҗанова

- Алишер Додарбеков

- Рөстәм Асадуллин

Директоры – Әхмәтшина Нәфисә Исхак кызы

- Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган;

- «Мизгел» җыр театрының сәнгать җитәкчесе;

- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

- «Ел хатын-кызы» Республика конкурсының «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык» номинациясе җиңүчесе;

- Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Адресы: 423810, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Академик Рубаненко урамы, 7 йорт

Телефоны:

· Кабул итү бүлмәсе: 8 (8552) 49-30-88

· Вахта: 8 (8552) 49-30-83 

Эш режимы:

· дүшәмбе – җомга

· эш вакыты 8:30 — 17:00 сәг.

· төшке ял вакыты 12:00 — 12:30 сәг.

· ял көннәре: шимбә, якшәмбе

E-mail: nch_filarmonia@mail.ru

Сайт: nch-filarmonia.ru

Контакттагы төркемеnc_filarmonia

Телеграм-канал: t.me/nchfilarmonia


Хезмәткәрләр:


Среда, 13 марта 2024, 11:21